ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында бәйрәм көннәрендә кизү торуны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 29 декабре, җомга

видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмә барышында ведомствоара хезмәттәшлек, бәйрәм көннәрендә мөмкин булган вакыйгаларга вакытында җавап бирү мәсьәләләре каралды.

«Урманчы-җитәкчеләргә һәм урман хуҗалыклары директорларына җаваплы кизү торучыларны билгеләргә, график төзергә һәм аны Министрлыкка тапшырырга кирәк»,  – диде Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International