2023 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча 9 объект ремонтланды

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2025 елга кадәр исәпләнгән.

Узган ел программаны тормышка ашыруга барлыгы 70,1 млн.сум акча бүлеп бирелгән иде. План буенча Арча, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Кәләй, Минзәлә урманчылыкларында, Азнакай, Кама һәм Нурлат урман хуҗалыкларында 9 объект ремонтланды. Бина торышына карап, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган.

2024 елда программа буенча Әгерҗе, Биләр, Болгар, Зәй, Минзәлә, Шәһәр яны урманчылыкларында һәм Саба урман хуҗалыгында 7 объектны ремонтлау планлаштырыла, аларның гомуми суммасы – 70,5 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International