2023 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы шактый яңартылды. Барлыгы 62 берәмлек урман патруле, урман әзерләү, урман янгынын сүндерү техникасы һәм 60 берәмлек махсус җиһазлар сатып алынды.
«Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында тагылмалы ЛКТ-4П янгын сүндерү модуле, 14 һава өрдерү җайланмасы һәм су өчен 16 резервуар, Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча – 29 LADA Niva Legend урман патруле автомобиле, «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча 32 «Беларус-82.1» тракторы һәм 30 берәмлек урман әзерләү җиһазы сатып алынды.
Урман патруле автомобильләре урман тармагы белгечләре тарафыннан янгын сүндерү шартларын мониторинглау, урманнарны патрульләү, урман утыртмаларын законсыз кисүне һәм урман законнарын бозуны кисәтү өчен кулланыла. Янгынга каршы тагылмалы модуль, һава өрдерү җайланмалары һәм су өчен резервуарлар янгын чыганаклары ачыкланган очракта алыштыргысыз роль уйныйлар, тракторлар агач әзерләү, урман культуралары утырту, туфрак эшкәртү, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм башка тармак чаралары өчен кирәк.
Республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының матди-техник базасын ныгыту эше 2024 елда да дәвам итәчәк.