Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте 2 меңнән артык кешене берләштерә

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү эшенә йомгак ясалды. 

Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 161 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 2 меңнән артык кешене берләштерә. Аларның уртача яше – 14 яшь. Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге төрле һәм күп кырлы – укучылар орлыклар җыя, питомникларда үсентеләр үстерә, аларны республика шәһәрләрендә һәм авылларында утырталар, урманны чүп-чардан чистарталар, сыерчык оялары һәм җимлекләр ясап эләләр, төрле район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашалар, халыкны экологик агарту эшен гамәлгә ашыралар.

2023 елда укучылар «Кышын кошларны ашатыгыз!», «Кошларга йорт бүләк итик», «Хәтер бакчасы», «Өрманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Яшә, чишмә, яшә!», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Батарейкалар, бирешегез!», «ЭКОяз», «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләрен, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара урманнар көненә, Кошлар көненә, Җиңү көненә, Урман хезмәткәрләре көненә багышланган һәм башка чараларны үткәргәннәр. 26-28 июль көннәрендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺМУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слеты үткәрелде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларның эшчәнлеге кышкы чорда да кимеми. Балалар «Яшә, чыршы!», «Кышын кошларны ашатыгыз!» һ.б. акцияләрен үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International