Урман тармагының 8 яшь белгече 2023 елда республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алды

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

2023 елда  ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән 8 яшь урман тармагы белгече Татарстан Республикасы бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алды.

«Мин узган ел Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамладым һәм Зеленодольск урман хуҗалыгына эшкә урнаштым. Мондый түләүне алуыма шатмын, чөнки бу зур ярдәм, – дип сөйләде Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнарны саклау инженеры Наилә Сафина. – Монда миңа ошый, безнең коллектив бик дус. Урманга чыгып, урман утыртмаларын урман патологиясе ягыннан тикшерү үткәрәм, тиешле актларны төзим. Әлбәттә, барысы да берьюлы килеп чыкмый, әмма хезмәттәшләрем ярдәмендә мин тәҗрибә туплыйм». 

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары белән билгеләнгән иде. Түләү алу өчен 30 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала.

Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International