2024 елда Татарстанда 1 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында 1 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.

Санитар-савыктыру чаралары ел дәвамында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре көче белән башкарылачак. Рекреация басымы зур булган урман фонды кишәрлекләренә – автомобиль юллары, торак пунктлар, шулай ук социаль объектлар янындагы урыннарга махсус игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International