«Яшел квадрат» арт-объектлары экологик конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсны оештыручы булып «Таврида» арт-кластеры, Бөтенроссия декоратив сәнгать музее һәм «Бөтендөнья яшьләр фестивале дирекциясе» АКО белән берлектә «Россия экологик операторы» ППК тора.
Катнашу өчен экологик тематикага арт-объектларның эскизларын әзерләргә кирәк. Арт-объектларның интерактив форматы эшләрне бәяләгәндә бонус булачак.
Иң яхшы эшләр Сочидагы Бөтендөнья яшьләр фестиваленә җибәреләчәк. Җиңүчеләргә бөтенроссия декоратив сәнгать музееның «Россиядә уйлап чыгарылган һәм эшләнгән» IV конкурс-биенналесында катнашу мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук «Таврида» арт-кластеры мәйданчыгында үз эскизлары буенча арт-объектлар булдырылачак.
Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табып була: https://reo.ru/ecoart.