«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәләр. Учреждениедә даими рәвештә укучылар өчен экскурсияләр, экцияләр, презентацияләр һәм башка чаралар үткәрелә.
Шушы көннәрдә филиалга «3 нче гимназия» МББУ 11 нче сыйныф укучылары килгән. Очрашу барышында балалар, педагог Фәния Биктимирова һәм учреждение директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова белән берлектә, экология буенча республика олимпиадасына әзерлек максатларында фәнни эшләрнең темаларын билгеләгәннәр. Алда торган эшләрнең эчтәлеге укучыларның яшен, шулай ук биология һәм экология өлкәсендәге белемнәрен исәпкә алып сайланган.
Алга таба филиал белгечләре укучыларга фәнни хезмәтләр язар өчен материал җыярга ярдәм итәчәк.