2024 елда Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында 2,4 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе ягыннан тикшерү буенча эшләр башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү.
Урман патологиясен тикшерү ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре көче белән уздырылачак.