ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2023 елның 18-31 декабрендә узды.
«Чыршы» операциясе кысаларында 48 вакытлыча стационар пост һәм 77 мобиль патруль төркеме булдырылды, 510 кеше, 442 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләренең 68 хезмәткәре җәлеп ителгән иде.
Патрульлек барышында урман законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланды – Әлки һәм Саба урманчылыклары территориясендә урманнарны законсыз кисүнең 2 очрагы. Югарыда санап үтелгән барлык фактлар буенча гаепле затлар билгеләнгән, аларны административ җаваплылыкка тарту буенча эш алып барыла. Урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга һәм андагы табигый объектларга китерелгән зыян тулы күләмдә капланган.
Урман фондына китерелгән гомуми зыян 5,6 мең сум тәшкил итә.