kremlin.ru порталында Россиянең махсус саклана торган табигый территорияләренә багышланган яңа сайт эшли башлады.
nature.kremlin.ru адресы буенча Россия тыюлыкларында һәм милли паркларында урнаштырылган фототозаклардан язмалар, галимнәр һәм профессиональ фотографлар төшергән материаллар, шулай ук тыюлыкларның эше турында мәгълүмат һәм яңалыклар бар.
Хәзерге вакытта сайтта 39 тыюлык территориясе һәм 100 дән артык хайван төре тәкъдим ителгән, фототозаклардан 2,5 меңнән артык видеоязма һәм 3 меңгә якын фото бастырылган. РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Росзаповедцентр белән хезмәттәшлектә сайт даими рәвештә яңа материаллар белән тулыландырылачак.