ТР Чирмешән муниципаль районында 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ базасында узды, анда урманчылык һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш барышында урман янгынын сүндерү формированиеләрен җиһазландыру, урманнарны патрульләү маршрутларын эшләү, урман янгынын сүндерү станциясен тикшерү һ.б. мәсьәләләр каралды.
«Киләсе атнада авыл җирлекләре гражданнары җыеннары башланачак, – дип билгеләп үтте җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин. – Узган елдагы кебек үк, урман тармагы белгечләре халыкка урманнарны янгыннан саклау буенча алып барылган эшләр, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык төрләре турында хәбәр итәчәкләр».