«Рослесозащита» ФБУ филиалы – ТР Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ  филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова ТР Зеленодольск муниципаль районының «Созвездие» 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклау» темасына дәрес үткәргән. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Венера Ефременкова балаларга урманнарның торышына йогынты ясый торган факторлар, «җил аударган агачлар», «буран сындырган агачлар», «бозланып кату» кебек төшенчәләр турында сөйләгән.

«Бөҗәкләр урманнарны корытучы да булырга мөмкин, мәсәлән, типограф корткычы, имән яфрагы белән тукланучы бөҗәк, парсыз ефәк күбәләге, шулай ук алар урманның дуслары да була алалар, мәсәлән, кырмыскалар, камка, чикерткәләр, – дип билгеләп үткән ул. – Шуңа күрә кырмыска ояларын җимермәү бик мөһим. Шулай ук кошлар да урманнарны саклауда зур роль уйныйлар. Урманның санитар кошлары турында сөйләгәндә, беренче чиратта, тукраннарны искә төшерәбез. Тукраннар кайры ашаучы кортлар, аларның личинкалары, агач кортлары белән тукланалар, шул ук вакытта алар бик күп ашый торган кошлар – бер кошның ашказанында бер йөз ярымга кадәр кайры ашаучы корт табылган очраклар булган».

Очрашу ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International