Зәй урманчылыгында 2024 елга бурычлар каралды

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

«Зәй урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесендә киңәшмә узды, анда 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар каралды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, урманчылык һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта докладлар белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина һәм Кушниково кишәрлеге урманчысы, башлангыч һөнәри берләшмә оешмасы рәисе Александр Бычков чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе торышын яхшырту һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International