«Кормушка – 2024» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты ярдәмендә үткәрелә.
Конкурсның максаты – елның иң салкын һәм авыр чорында кошлар турында кайгырту.
Конкурста катнашу шартлары:
1. Кош җимлеге ясау яки бизәкләү, ике фото ясау: әзерлек процессы һәм агачка эленгән әзер җимлек;
2. Бу фотолар/видеолар белән постны «ВКонтакте» яки «Одноклассники» социаль челтәрендә үз битеңдә урнаштырырга;
3. #новогодняякормушка #кормушка2024 #ЧистаяСтрана хештегларын күрсәтергә кирәк.
Эшләр 2024 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча бирелгән: https://mosobl.er.ru/activity/news/kormushka-2024-pomogaem-pernatym-druzyam-perezhit-zimu.