Урман тармагы белгечләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларындагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Әйтик, «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУның Светлогорск кишәрлеге белгечләре – кишәрлек урманчысы вазыйфаларын башкаручы Юрий Кашин һәм урман мастеры Искәндәр Гатин Чирмешән муниципаль районы Ивашкино авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашканнар. Алар Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең урман янгыннарын кисәтү буенча алып барылган эшләре турында сөйләп, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәртеп узганнар.

Шулай ук урманчылар искәрткәнчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 15-30 мең сум, вазыйфаи затларга – 30-50 мең сум, юридик затларга 100-400 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International