Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2023 елгы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» киң вәкиллекле утырыш булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2023 елда республикада «Экология» илкүләм проектының «урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкарылган. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән күрсәткеч 163,5% тәшкил итә (план күрсәткече – 90,3%).
Шулай ук узган елда Татарстан Республикасында 1,7 мең гектар мәйданда саклагыч урман утыртмалары булдырылып, 172 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үстерү эшләре башкарылган. Шулай итеп, республикада урманнарны торгызу һәм үстерү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 5,5 мең гектар тәшкил итә.
Урман культурасы сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелгән. Мәсәлән, урман белгечләре тарафыннан 13,3 мең га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 4 мең га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 2024 елда 1,4 мең га мәйданда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «урманнарны торгызу һәм үстерү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы» һәм «урман үсемлекләренең үстерелгән утырту материалы саны» тора. План үтәлде, 2023 ел дәвамында 12,8 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 34,1 миллион данә стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Урманнарның санитар торышын яхшырту максатыннан, узган ел 39,6 мең га мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү һәм 3,3 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.
Парсыз ефәк күбәләге белән дә көрәш алып барыла – Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә зарарлы организмнар санын юк итү яки бастыру чаралары 53 мең га мәйданда үтәлгән. Урман утыртмаларын биологик Дефилигнум препараты ярдәмендә җир өсте ысулы белән эшкәрткәннәр. Моннан тыш, көзге чорда 5,2 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын нефть белән эшкәртү эшләре башкарылган.
«Көзге исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, быел Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләген юк итү яки бастыру буенча чараларны гомуми 13 мең гектардан артык мәйданда үткәрү планлаштырыла, – диде министр. – Хәзерге вакытта документлар әзерләү буенча эш алып барыла».
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының мөһим бурычы – Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру. 2023 елда, контрольдәге затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә, 36 меңнән артык патрульлек, 206 контроль (күзәтчелек) чарасы, 4,9 мең профилактика чарасы үткәрелгән. Алар нәтиҗәсендә урман законнарын бозуның 282 очрагы ачыкланган, административ җаваплылыкка тарту турында 278 карар чыгарылган, гомуми 1,3 млн.сумлык штрафлар салынган.
«Безнең эшнең тагын бер өстенлекле юнәлеше – урманнарны янгыннан саклау. Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылды һәм 13 октябрьдә ябылды, ул 196 көн дәвам итте, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Әлеге чорда урман фонды белән чиктәш җирләрдә барлыгы 56,2 гектар мәйданда 986 янып китү очрагы теркәлде. Катнашкан структураларның һәм оешмаларның җайга салынган эше, шулай ук янгынга каршы чаралар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 2023 елгы янгын куркынычы сезоны барышында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу мөмкин булды».
Урман тармагының цифрлы трансформациясенә дә зур игътибар бирелде, дип өстәде министр. Узган ел Татарстан Республикасында ТР урман фонды җирләре турындагы мәгълүматларның цифрлы базасындагы мәгълүматларны эшләп бетерү һәм төзәтү эшләре алып барылды. Цифрлы мәгълүмат базасы – Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылган уникаль проект. Система урман фондының барлык җирләре турында мәгълүмат булган бердәм цифрлы чыганак булып тора. Цифрлы мәгълүмат базасында 732 катлам бар, урманчылык чикләре турында мәгълүматлардан тыш, анда арендада, даими (срогын чикләмичә), түләүсез нигездә файдалануда булган кишәрлекләр, башка категория җирләре белән кишәрлекләрнең кисешүе турында һ.б. мәгълүматлар бар.
Шулай ук Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын да гамәлгә кертү башланды. Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы – дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, торгызу, үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.
Аннары докладлар белән «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев чыгыш ясады.
Наил Абдуллин утырышта катнашучыларга 2023 елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы чаралары, урманнарда булачак янгын куркынычы сезонына әзерлек барышы турында хәбәр итте.
Сергей Ковалев Идел буе федераль округында урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләргә тукталды.
«Татарстанда узган ел дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык чаралар үтәлде. Төбәктә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә һәм табигатьне саклау акцияләрен оештыруга зур игътибар бирелә. Округта булган мәктәп урманчылыкларының өчтән бере Татарстан Республикасына туры килә, – диде ул. – Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып баруга Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан да югары бәя бирелә. Эш нәтиҗәләре буенча 2022 елда урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында Татарстанга беренче урын бирелде».
Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин йомгак ясады. «Узган ел республикада Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе буенча башланган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешелде, орлык әзерләү һәм стандарт утырту материалы үстерү планы үтәлде, урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны гадәттән тыш хәлләрсез үтте, парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш чаралары гамәлгә ашырылды», – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Нигъмәтуллин 2024 елда «Урман хуҗалыгын үстерү» федераль һәм республика программалары, «Экология» илкүләм проекты индикаторлары үтәлешен тәэмин итәргә, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлекне көчәйтергә, кешеләр белән урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барырга кушты.
Ул шулай ук Россиядә Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ЛК ФГИС) гамәлгә кертүнең тулы көченә алып барылуы турында искәртте. Ел башында системага илнең 60ка якын төбәге тоташтырылган.
«Һәр төрле инновацияне гамәлгә кертү берничә проблема белән бергә бара. Ел ахырына кадәр системаның эшләве өчен кирәкле мәгълүмат кертергә, урман тармагы хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары үткәрергә кирәк, – дип өстәде ул. – Йомгаклап, нәтиҗәле, иҗади хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры калганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең һәрберегез урман тармагын үстерүгә, газиз республикабызның урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Алга таба барыгызга да уңышлар».
Утырыш Татарстан Республикасы урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.