Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда беренче тапкыр Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы узды. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Чарада Россия Федерациясенең урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъектларын 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләү, хисаплылык тапшыру һ.б. мәсьәләләр каралды.
Янгын куркынычы чорына әзерлек барышы турында кыскача докладлар белән урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре дә чыгыш ясады.