География буенча Россия чемпионатына гариза бирү кампаниясе дәвам итә. Чараны оештыручы булып «Геоинформбюро» ҖЧҖ тора.
Чемпионат 3 турдан тора, аларның һәрберсендә катнашучыларга Җир планетасының төрле географик объектлары, шулай ук күренекле галимнәр, сәяхәтчеләр, төрле илләр һәм халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре турында 20 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.
Үзләрен иң яхшы итеп күрсәтә алган 50 команда 2024 елның 1-3 мартында узачак чемпионат финалында үз көчләрен сынап карый алачак.
Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Сылтама буенча тулырак белергә мөмкин: https://geochamp.ru/.