Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Чарада Урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина катнашты.
Киңәшмә барышында 2024 елның беренче кварталында, шул исәптән нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган, ылыслы токым орлыкларын әзерләү мәсьәләләре каралды.
Докладлар белән Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, «Россия урманнарны саклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин һ.б. чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасында 12,8 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән (план 112% үтәлгән), шул исәптән ылыслы токымнар – 733 кг.