Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда зарарлы организмнарны юк итү яки бастыру чараларын үткәрү өчен документлар әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Чарада төбәкләрдә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмә барышында «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ таләпләре буенча быел зарарлы организмнар санын юк итү яки бастыру буенча чаралар үткәрү өчен нигезләмәләрне эшләп бетерү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында 13,2 мең га мәйданда Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләген юк итү яки бастыру чараларын башкару планлаштырылган. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарыла.