Арча урманчылыгының урманны саклау буенча инженеры Энҗе Мөхәммәтҗанова мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать варислары» дигән дәрес үткәргән

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

«Арча урманчылыгы» ТР ДКУ урманны саклау буенча инженеры Энҗе Мөхәммәтҗанова Арча муниципаль районының Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре өчен тематик дәрес үткәргән. Дәрес тыюлыкларга һәм милли паркларга, шулай ук махсус саклана торган табигый территорияләрнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы төрләрен саклауга керткән өлешенә багышланган.

Дәрес барышында Энҗе Мөхәммәтҗанова укучыларга Татарстан Республикасының дәүләт табигать тыюлыклары һәм табигать һәйкәлләре, үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыга торган төрләре, Татарстан Республикасы Кызыл китабы һ.б. турында сөйләгән.

Моннан тыш, балалар экологик викторинада катнашып, анда аларга тыюлыклар һәм милли парклар белән бәйле сорауларга җавап бирергә туры килгән.

Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International