Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарда 2024 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек, янгынга каршы чаралар үткәрү планнарын төзү, урман янгыннары формированиеләрен формалаштыру, янгынга каршы җиһазлар һәм урман янгынын сүндерү станцияләре өчен инвентарь сатып алу, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына хисап тапшыру һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Җыелма планнарны 5 февральгә кадәр Департаментка килештерү өчен җибәрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Сергей Ковалев.