Зеленодольск районының В.В.Карпов исемендәге лицейның «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар эшләнмәләре конкурсында призер булганнар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс узган ел ахырында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Роальд Иштаев, 2 нче урынны Татьяна Минһаҗева, 3 нче урынны Регина Шакирова, Сабина Әхмәтҗанова, Здилә Мәгыйзова һәм Ләйлә Ермолаева алган.
Котлыйбыз!