Бүген «Авиалесоохрана» ФБУда 2024 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны «Авиалесоохрана» ФБУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Провинин үткәрә.
Чарада Идел буе һәм Урал федераль округларының урман комплексы белән идарә итүче төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында 2024 елда урманнарның янгын куркынычы сезонына әзерлек, хисаплар һәм документлар тапшыру мәсьәләләре каралды.