«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Лубян авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Балаларга экология турында» дәресен үткәргәннәр. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында студентлар балаларга урманнар, аларның мөһим саклау, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр.
Шулай ук «Чыршылы урманда», «Дөрес-дөрес түгел» һ.б. интерактив уеннар уздырылган.
«Дәрес үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү проектын тормышка ашыру кысаларында, экологик белемнәр формалаштыру, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, күзәтүчәнлек һәм танып белүгә кызыксын дәрәҗәсен арттыру, киңлектә хәрәкәт тизлеге һәм ориентлашу максатларында оештырылды, – дип сөйләде Лубян урман-техник көллияте укытучысы Эльвира Вәлиуллина. – Ел дәвамында шундый дәресләр сериясен үткәрергә планлаштырабыз».