Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Хәйруллиннарның кайгысын уртаклаша

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы бу дөньядан мәңгелеккә китеп барган Татарстан Республикасы Атказанган икътисадчысы Зиннур Нигъмәт улы Хәйруллин туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Зиннур Нигъмәт улы Хәйруллин  30 елдан артык гомерен урман тармагына багышлый. Хезмәт эшчәнлегендә ул Буа урман хуҗалыгының баш бухгалтеры, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының баш бухгалтеры, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының исәпкә алу һәм хисаплылык бүлеге башлыгы урынбасары, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары – баш бухгалтер булып эшли.

2005-2006 еллар аралыгында Зиннур Нигъмәт улы ТР буенча Урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы урынбасары, 2007-2011 елларда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары вазыйфасын били. Зиннур Хәйруллин ТР Урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте, ул эшләгән чор РФнең яңа Урман кодексы кабул ителү, аннан соңгы реформаларга туры килеп, күп санлы финанс һәм милек мәсьәләләрен хәл итүне таләп итте.

Зиннур Нигъмәт улы турында якты истәлек аның хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары күңелендә  сакланыр.

Зиннур Нигъмәт улы белән хушлашырга иртәгә, 24 гыйнварда, Казан шәһәре, 2-нче Бригадная урамы, 16 йорт адресы буенча барырга була. Мәрхүмне Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Борбаш авылында җирләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International