«Экология – һәркемнең эше» IV Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

«Экология – һәркемнең эше» IV Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

«Экология – һәркемнең эше» премиясенең максаты – әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, белем бирүгә һәм халык арасында бу белемнәрне популярлаштыруга багышланган кызыклы идеяләр, стандарт булмаган чишелешләр, инициативалар һәм проектлар эзләү һәм аларны хуплау.

Конкурста индивидуаль рәвештә дә, шулай ук команда белән дә катнашырга мөмкин. Призлы урыннар 12 номинация буенча бүленәчәк.

Премиядә җиңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Лауреатларга аерым гран-при биреләчәк. Һәр катнашучы катнашу турында сертификат алачак.

Эшләр 2024 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.

Тулырак белешмәләрне монда белергә мөмкин: https://ecologyiseveryone.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International