Татарстан Республикасында 2024 елга урманнарны патрульләү маршрутлары расланды.
«Урманчылыкларның территорияләрен патрульләү өчен барлыгы 1439 маршрут формалаштырылды, аларның гомуми озынлыгы 23,8 мең километрдан артык, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Аларны төзегәндә торак пунктлар һәм бакчачылык-яшелчәчелек коммерциясез ширкәтләре янындагы урманнарны патрульләү кирәклегенә аерым игътибар бирелде».
Аның сүзләренчә, быел урманнарны җир өслегеннән патрульләүнең иң күп маршрутлары республиканың Нурлат (93), Минзәлә (76), Саба (64) һәм Зәй (63) урманчылыклары территориясендә салынган.
Исегезгә төшерәбез, урманнарны патрульләү урман законнарын бозуны кисәтү, янгыннарны вакытында ачыклау, урманнарның торышы үзгәрүне һәм аларга табигый һәм антропоген факторларның йогынтысын теркәү максатларында үткәрелә.