Россия Кошларны саклау берлеге канатлы дусларны күзәтү буенча яңа конкурс башлап җибәргән

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Безнең ил территориясендә кошларны күзәтүне популярлаштыру максатыннан, Россия Кошларны саклау берлеге «Зур шәһәр» конкурсын үткәрә, аның максаты – кошларны иң актив күзәтүчеләрне билгеләү.

Конкурста календарь ел дәвамында Россия территориясендә һәм аның аерым субъектында иң күп кош төрләрен очраткан иң актив күзәтүчеләр бүләкләнәчәк.

Конкурс  iNaturalist.org платформада үткәрелә, анда катнашучылар кошлар буенча үз күзәтүләрен (фото яки аудио) кертеп барырга тиеш; башка кешеләрнең күзәтүләрен кертү һәм күмәк аккаунтлардан файдалану рөхсәт ителми.

Конкурста катнашу өчен барлык күзәтүләр 2024 елның 1 гыйнварында 0:00 сәгатьтән 2024 елның 31 декабрендә 24:00 сәгатькә кадәр (күзәтүченең җирле вакыты буенча) ясалырга тиеш. Конкурста катнашу өчен күзәтүләрне  iNaturalist платформасына кертү 2025 елның 10 гыйнварында Мәскәү вакыты белән 24:00 сәгатьтә тәмамлана.

Конкурсны оештыручылар катнашучылардан тикшеренү эшендә алга таба исәпкә алу өчен кошның табылган урынын максималь төгәллек белән геологик бәйләп куюларын сорыйлар.

Тулырак мәгълүматлар: http://www.rbcu.ru/campaign/38500/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International