Татарстан Республикасында 2024 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.
Әйтик, «Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин ТР Аксубай муниципаль районының Иске Илтерәк, Саурыш, Урмандәй һәм Иске Кырым авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашкан. Ул Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән.
«Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миңдрахманов – Әлмәт муниципаль районы Урман-Кәләй авыл җирлеге гражданнары җыенында, «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ Питрәч кишәрлеге урманчысы Булат Галимуллин – Питрәч муниципаль районының Керәшен Сәрдәсе, Чыты, Янсуар һәм Татар Казысы авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгыш ясаган.