2024 елда Татарстанда урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды яңартылачак

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды яңартылачак. Барлыгы өстәмә рәвештә 50 килограмм орлык әзерләү планлаштырыла.

Исегезгә төшерик, мондый фондларга корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, башлыча даими урман-орлык базасы объектларында, югары продуктив утыртмаларда әзерләнгән, үсеш алу энергиясе югары күрсәткечләргә ия 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар салына.

Татарстан Республикасы урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә урнашкан. Хәзерге вакытта фондта 362 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 178 кг – нарат, 179 кг – чыршы, 5 кг – карагай орлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International