Татарстан Республикасында 2023 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар эшчәнлеген йомгаклап, 2024 ел бурычларына багышланган киңәшмәләр башланды. Бүген «Әлки урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Базарлы Матак авылы администрациясе бинасында узган утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән җитәкче-урманчы Евгений Мулинов, урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Садретдинов һәм җитәкче-урманчы урынбасары, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Олеся Матюшкина чыгыш ясады.
Евгений Мулинов узган елда урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, 2024 елга планлаштырылган урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, узган ел Әлки урманчылыгы территориясендә 35,5 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 375 кг орлык әзерләнгән һәм 296,2 мең данә утырту материалы үстерелгән.
«Янгынга каршы чараларны үтәүгә аерым игътибар бирелде. Гомуми озынлыгы 49 километр булган янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясалды һәм 59 километр озынлыктагы булган полосалар карап чыгылды», – дип нәтиҗә ясады ул.
Альберт Садретдинов – товар продукциясе җитештерү, агач китерү һәм хезмәтне саклау, Олеся Матюшкина узган елда башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә тоту өчен исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерү дәрәҗәсен арттыру, стандарт утырту материалын үстерү, 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.