Бүген Алексеевск муниципаль районына «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны килде. Аның кысаларында Алексеевск шәһәр тибындагы мәдәният йортында панель дискуссиясе узды.
Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов һ.б. катнашты.
Дискуссия барышында катнашучылар илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар һәм алга таба эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Исегезгә төшерәбез, автобус марафоны март аена кадәр дәвам итәчәк, ул 29 районга кагылачак. Уңайлылык өчен маршрут алты зонага бүленгән.
1 февральдән автобус марафоны Идел аръягы зонасы буенча дәвам итәчәк. Беренче кунакларны Тәтеш районы һәм Зеленодольск кабул итәчәк. Алда тагын – Көньяк-Көнчыгыш, Түбән Кама һәм Чаллы зоналары.
Марафонда катнашучылар Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмәне күрә алачак. Бүгенге көндә төбәктә 100 дән артык төрдә республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар мөһим.