Лубян урман-техник көллиятендә 2023 елда уңышларга ирешкән студентлар бүләкләнгән

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Лубян урман-техник көллиятендә ел саен уздырыла торган Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узган. Чара кысаларында 2023 елда студентларның эшенә йомгак ясалган. Укучылар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнгәннәр.

«Ел студенты-2023» номинациясендә 43нче бакча-парк төркеме студенты Раилә Сабирҗанова җиңү яулаган. Билгеләп үтелгән студентлар: «Елның студентлар медиасы» номинациясендә – Ралина Рәхимгулова (33 нче бакча-парк төркеме), Елизавета Федотова (21 нче урман хуҗалыгы төркеме) һәм Регина Абдуллина (33 нче бакча-парк төркеме), «Елның студентлар отряды» – Ләйсән Җамалетдинова (31 нче бакча-парк төркеме), «Ел интеллектуалы» – Данил Лукоянов (21 нче бакча-парк төркеме), «Елның иҗади шәхесе» – Евгения Александрова (33 нче бакча-парк төркеме), «Ел тикшеренүчеләре» – Олимпиада Иванова (23 нче бакча парк төркеме) һәм Алена Шматова (43 нче бакча-парк төркеме), «Ел профессионаллары» – Никита Мубараков, Марат Липин (31 нче урман хуҗалыгы төркеме), Данил Чеботарев (32 нче урман хуҗалыгы төркеме), Амаль Мингалимов (41 нче урман хуҗалыгы төркеме), Виолетта Шпомер (32 нче икътисад төркеме), Диана Куркина (23 нче бакча-парк төркеме) һәм Нәзиф Фасхетдинов (21 нче урман хуҗалыгы төркеме), «Ел җәмәгатьчесе» – Зәринә Сәмигуллина (43 нче бакча-парк төркеме), «Ел спортчысы» – Марат Зәкиҗанов (32 нче икътисад төркеме), «Ел рәссамы» – Полина Ушакова  (43 нче бакча-парк төркеме).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International