«Арча урманчылыгы» ТР ДКУның урманны саклау буенча инженеры Энҗе Мөхәммәтҗанова Арча муниципаль районы 5 нче гимназиянең «Яшел десант» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Энҗе Мөхәммәтҗанова укучыларга урманнар, аларның функцияләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләгән.
«Урман – гаҗәеп төрле экосистема, анда бик күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар яши. Урманны үз кануннары буенча эшләүче катлаулы структуралы тере организм итеп карарга мөмкин. Бу мохитнең һәр элементы җәмгыятьнең башка әгъзалары белән тыгыз бәйләнгән», – дип билгеләп үткән ул.
Дәрес ахырында Энҗе Мөхәммәтҗанова балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшереп узган.