Министр урынбасары Рәис Гомәров Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды. Максат – 2023 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмәләр үткәрү.

Утырыш «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында Красный Ключ поселогының «Мирас» район мәдәният йортында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Максим Парамонов катнашты.

Докладлар белән җитәкче-урманчы Радмир Галимов, урман хуҗалыгы директоры Роман Федотов һәм баш икътисадчы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Эльвира Тюленева чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе буенча торышын яхшырту һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Чарага министр урынбасары Рәис Гомәров йомгак ясады. «Узган ел нәтиҗәле эшләгән өчен барыгызга да рәхмәт, – дип билгеләп үтте ул. – Алдагы чорга төп бурычлар – алда торган урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлек».

«Зәй урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре турында Зәй шәһәре администрациясе бинасында фикер алыштылар. Утырышта муниципаль район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашты.

Урманнарны саклау һәм яңадан үрчетү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Ирина Забродина һәм Кушников кишәрлеге урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Александр Бычков хәбәр иттеләр.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә урман үсемлекләре орлыклары әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү, санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәрү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International