2024 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 2564 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәреләчәк

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында 2564 гектар мәйданда урманнарны торгызу планлаштырыла. Эшләр Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак. 

Шул исәптән 1422,5 гектар мәйданда урман культуралары утыртылачак, 1033,9 гектарда – табигый урманнарны торгызу, 4 гектарда – катнаш урман торгызу һәм 103,6 гектарда урман үстерү эшләре уздырылачак.

«Татарстанда урманнарны торгызу һәм үрчетүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – «Экология» илкүләм проектында каралган эшләрдән тыш, быел авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үстереләчәк, «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләре оештырылачак. Әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен урман тармагы белгечләре тарафыннан 34,1 миллион стандарт утырту материалы үстерелде».

Аның сүзләренә караганда, 2024 ел дәвамында Татарстан Республикасында 12880,4 гектар мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 3893,6 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 21,4 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International