Ютазы урта мәктәбенең юннатлар отряды һәм «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы активистлары «Чатыртау» дәүләт тыюлыгының үзенчәлекләре турында белгәннәр

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Ютазы муниципаль районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Чатыртау» дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Илнур Сәрвәровның юннатлар отряды һәм «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы активистлары белән очрашуы узган. Очрашуда заказник белгече Гөлнара Хәкимова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ баш бухгалтеры Лилия Садыйкова катнашкан.

Очрашу барышында балаларга республиканың уникаль урыннарының берсе –«Чатыртау» дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйләгәннәр. Заказник 1999 елның 24 июнендә оештырылган. Аеруча саклана торган табигый территория 4149,54 га мәйданлы биш участоктан тора, алар Бөгелмә-Бәләбәй биеклегенең материк платосында Сәпәй, Әсәй, Уразай һәм Чәкән торак пунктлары янында урнашкан.

«Заказник территориясендә республиканың иң югары ноктасы – Чатыртау тавы урнашкан. Аның диңгез өсте билгесе 321,7 метр тәшкил итә», – дип билгеләп үткән Илнур Сәрвәров.

Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International