Әгерҗе шәһәренең «Золотой ключик» 1 нче балалар бакчасында «Урман гүзәлен саклыйк» экологик акциясенә йомгак ясалган. Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар кул астындагы материаллардан альтернатив чыршы ясарга тиеш булалар.
Акциянең максаты – экологик культураны формалаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, Яңа ел алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру.
Бүген акциядә җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнгән. Бүләкләрне «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Владимир Ишморатов тапшырган.