ТР Урманны саклау үзәгендә 2023 елда урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү эшенә йомгак ясалган

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2023 елда урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү эшенә йомгак ясалган. Мәсәлән, узган ел учреждение белгечләре тарафыннан 269 партия урман үсемлекләре орлыгы тикшерелгән, шул исәптән яңа әзерләнгән – 128 данә, саклана торганнары – 121 данә, сибелгән – 18 данә, алдан әзерләнгәне – 2 данә. Билгеләп үтик, мондый эшләрне башкару Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Барлыгы 14,2 тонна орлык тикшерелгән, шул исәптән яңа әзерләнгәне – 12,8 тонна. Анализ нәтиҗәләре буенча аларның сыйфаты болайрак: 1 нче класс сыйфатына караган орлыклары – 12,9%, 2 нче класс – 40,9%, 3 нче класс – 46,2%.

Урман үсемлекләренең саклана торган орлыклары 1,4 тонна күләмендә тикшерелгән. Аларның сыйфаты болайрай бүленгән: 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар – 66%, 2 нче класс – 22,6%, 3 нче класс – 7,1%.

Урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча чәчүлек сыйфатлары буенча гамәлдәге законнар нигезендә орлыкларның сыйфаты турында документлар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International