Лубян урман-техник көллияте студентлары Кукмара муниципаль районының «Лубян урта мәктәбе» МББУ 1 нче сыйныф укучылары өчен «Экология һәм без» темасына дәрес үткәргәннәр. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында студентлар балаларга «экология», «экологик куркынычсызлык», «экологик проблемалар» һ.б. төшенчәләр турында сөйләгәннәр.
Шулай ук «Экология әлифбасы» викторинасы үткәрелгән, аның барышында укучылар табигать, үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен күрсәткәннәр.
«Безнең студентлар экология темасына дәресләр үткәрүне дәвам итәләр, – дип сөйләде Лубян урман-техник көллияте укытучысы Эльвира Вәлиуллина. – Мондый чараларны оештыруның максаты – укучыларның экологик проблемалар, кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы турында хәбәрдарлыгын арттыру, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, экологик грамоталылыкны үстерү».