Бүген Казан Кремлендә матбугат конференциясе узды, анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм блогерларга «Зәңгәр күлләр» МСТТ үстерү концепциясе турында сөйләделәр. Матбугат конференциясендә ТР Шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, ТР Шәһәрләрне үстерү институтының табигый территорияләр дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, «Мириада групп» компаниясенең гамәлгә куючыларның берсе һәм баш архитекторы Виталий Волков һәм Orchestra Design архитекторы Камилла Ибраһимова катнашты.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашучыларны «Зәңгәр күлләр» ДТТ территориясендә үскән урманнар составы белән таныштырды.
Ул искәрткәнчә, заказникның мәйданы 1946,3 гектар тәшкил итә, шул исәптән урман фонды чикләрендә – 1573 гектар. Заказник Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендә – 33-48 (утыз өченче-кырык сигезенче) квартталарны алып тора. Урманда өстенлек итүче токымнар булып вак яфраклы юкә (составында 40%), иенке каен (30%) һәм гади нарат (20%) тора. Шулай ук анда-санда очлы яфраклы өрәңге, гади усак, Европа чыршысы һәм сабакчалы имән дә бар. Агачларның уртача яше 62 ел тәшкил итә.
«Урманнар күлләрне саегудан саклыйлар, агачларның тамырлары туфракны беркетеп торалар, язгы ташу вакытында юылудан саклап, аны көпшәкләндереп һшм зур күләмдә органик ашлама матдәләрен кертеп, туфракны яхшырталар, туфракның өске катламнарындагы суның парга әйләнүен киметәләр. Урманнар заказникның экологик каркасы булып тора, Зәңгәр күлләр системасын саклауга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте ул.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар – Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы тарафыннан «Зәңгәр күлләр» заказнигы территориясендәге урманнарны саклау һәм торгызу буенча эшләр комплексы уздырыла. Беренче чиратта бу – санитар-савыктыру чаралары, ликвидлы булмаган, «авария» хәлендәге, корыган агачларны җыештыру эшләре.
Заказник территориясендә санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның санитар хәлен яхшырту, зарарлы организмнар таралу куркынычын киметү, урман утыртмаларының үз максатчан функцияләрен тәэмин итү, шулай ук тискәре факторлар тәэсиреннән зыянны киметү максатыннан үткәрелә.
Моннан тыш, белгечләр урманнарны янгыннан саклыйлар, урман законнарын бозуны кисәтү максатыннан патрульлек итәләр, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын җыештыру буенча системалы рәвештә эшләр алып барыла. Мәсәлән, 2023 елда гына да учреждениеләр көче белән 150 куб.м. чүп-чар чыгарылган.
«Зәңгәр күлләр» заказнигы территориясендә рекреация йөкләнеше шактый югары һәм елдан-ел арта бара. Без бу хакта, шул исәптән, ведомство карамагындагы учреждениеләр чыгара торган чүп-чар күләменең артуы буенча да фикер йөртә алабыз, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Туристлар агымын тәртипкә китерү өчен Министрлык тарафыннан 132,43 гектар мәйданлы 3 участок арендага бирелде. Арендаторлар – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе. Арендаторлар урманнарны үзләштерү проектларын эшләгәннәр, алар дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәләрен алганнар. Төзекләндерү эшләре урман категориясен исәпкә алып башкарылачак.