Бүген Зеленодольск шәһәре администрациясе бинасында киңәшмә узды, анда 2023 елда «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев, аның урынбасары Николай Бызин, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Докладлар белән җитәкче-урманчы Наил Абдуллин, урман хуҗалыгы директоры Илмир Шаһивәлиев һәм кадрлар буенча белгеч, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нәфисә Шәрипова чыгыш ясады.
Наил Абдуллин «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләр, башкарылган санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гамәлгә ашырылган чаралар һ.б. турында сөйләде.
Илмир Шаһивәлиев товар продукциясе җитештерү, агач китерү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды, Нәфисә Шәрипова узган елда башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды.
Киңәшмәгә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясадылар.
Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе торышын һ.б. контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.