Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды. Ул 2023 елда «Лубян урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде.
Утырыш Кукмара шәһәрендә РМЙ базасында узды, анда муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Федоров чыгыш ясады. Алар узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләделәр.
Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Уртак тырышлыклар ярдәмендә 2023 елда без куелган барлык бурычларны уңышлы үтәдек. Яхшы оештырылган һәм нәтиҗәле эш өчен барыгызга да рәхмәтлемен, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Барыгыздан да янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».
Киңәшмәдән соң министр Лубян авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашты. Гражданнар җыены Лубян авылындагы мәдәният йортында узды. Чарада Кукмара муниципаль районының, авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2024 елга планнар билгеләнде.