Бүген Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары һәм укытучылары белән очрашты. Чара Лубян авылындагы мәдәният йортында узды, анда муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
Очрашу кысаларында Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразыев һәм көллият китапханәсе мөдире, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Ирина Козырева узган елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар.
Аннары көллияттә уку процессының нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.
Шулай ук Равил Кузюров студентларның сорауларына җавап бирде, аерым алганда, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аңа караган оешмаларда булган эш урыннары, урман комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе, яшь белгечләргә ярдәм чаралары һ.б. турында сөйләде.