Бүген Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды. Чара Лубян авылындагы мәдәният йортында узды.
Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Барлыгы 4 гаилә – Сухов, Крылов, Тамаков һәм Щербаков гаиләләре бүләкләр алды.
Суховлар династиясенең гомуми хезмәт стажы – 96 ел. Павел Сухов һәм аның хатыны Надежда хәзерге вакытта «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучылар булып эшлиләр. Павелның әтисе Сергей 34 ел дәвамында урманчы булып эшләгән, әнисе Наталья 17 ел дәвамында көллияттә укыткан.
Крыловлар династиясенең стажы 115 ел тәшкил итә. Александр Крылов Лубян урман-техник көллиятендә сатып алулар буенча белгеч вазыйфасында эшли. Аның әтисе Валерий – укытучы, әнисе Людмила – фотолаборант, хатыны Татьяна көллияттә лаборант була.
Тамаковлар династиясенең данлы традицияләрен Яков Семенович урнаштыра. Ул Лубян урман-техник көллиятендә тракторчы булып эшли, аның хатыны Елена – урманчы. Хәзерге вакытта аларның кызы Ирина, аның ире Александр һәм оныгы Светлана көллияттә эшләүләрен дәвам итәләр.
Щербаковлар династиясенең стажы 73 ел тәшкил итә. Нина Щербакова Лубян урман-техник көллиятендә укытучы булып эшли, аның ире Петр –комендант, аларның улы Виктор һәм аның хатыны Алевтина укытучы һәм тәрбияче булып эшлиләр. Хәзерге вакытта оныгы Юлия династия традицияләрен дәвам итә һәм көллияттә укытучы булып эшли.
«Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының төп байлыгы – алтын фонды – һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак та. Безнең тармак үзенең хезмәт династияләре белән дан тота. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм ышанычлы таянычыбыз, – дип билгеләп үтте бүләкләр тапшыру барышында министр Равил Кузюров. – Сезнең кылган эшләрегезне бәяләп бетереп булмый. Бүген без тармак өчен белгечләр әзерләүче укытучыларга бүләкләр тапшырдык. «Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм».