Рослесхозда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре каралды

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский рәислегендә узды.

Чарада Россия Федерациясе урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һ.б. катнашты.

Төп доклад белән урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Людмила Симонова чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Алексей Венглинский урман хуҗалыгы белән идарә итүче төбәк органнарына 2024 елның 20 февраленә кадәр Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын Рослесхозга килештерү өчен тапшырырга кушты. «1 нче мартта гамәлгә керәчәк планнарны эшләүдә үзгәрешләрне исәпкә алырга кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Шулай ук урман янгыннарын сүндерүдә катнашырга мөмкин булган урман янгыннары формированиеләре һәм юридик затлар саны белән мәгълүмат формалаштыруга аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International