Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда Россия Федерациясе территориясендә санитар-савыктыру чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Фикер алышуда Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары, Идел буе, Төньяк-Кавказ һәм Көньяк федераль округлар, «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ филиаллары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Антон Трифонов һ.б. чыгыш ясадылар.
Утырыш барышында агымдагы елда урман утыртмаларын урман патологиясенә тикшерү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү мәсьәләләре каралды.