Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.
Утырыш эшендә Министрлык белгечләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнарын эшләү һәм раслау мәсьәләләре дә каралды. Исегезгә төшерәбез, мондый документлар янгынга каршы чаралар комплексын, шул исәптән янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү, янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар салу, мәгълүмат стендлары, аншлаглар урнаштыру һ.б. эшләрне үз эченә алачак.